Ул озак вакыт ялгызы яшәгән булган.
Мәскәүдә 79 яшьлек ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул бер фатирда хатынының мәетен тапкан.
Оперативниклар идәндә 75 яшьлек хатынның скелетка әйләнгән гәүдәсенә тап булган. Ул ярты ел элек үлгән дип фаразлана.
Өлкән яшьтәге туганнарыгызның хәлен даими белешеп торыгыз! Шалтыратыгыз! Җавап бирмәсәләр, өйләренә барыгыз!