55 яшьлек ирнең һәм аның 12 яшьлек улының мәетләре табылган. Аларны балта белән чапканнар.
Бу хәл Пермь өлкәсендә булган.
Хокук саклаучылар тиз арада җинаятьчене эзли башлаган. Берничә сәгатьтән соң Закамск бистәсе читендә бер ирне тоткарлаганнар. Бу кеше 1952 елда туган. Ул моңа кадәр дә җитди җинаять өчен хөкем ителгән булган.
Тикшерү фаразы буенча, бу көнне һәлак булган ата белән малай һәм тоткарланган ир-ат арасында талаш чыга. Шуннан соң балигъ булмаган балага һәм ир-атка җитди яралар ясала. Җинаятьче хуҗаларның этен дә суеп чыгып китә.
Ике ир-ат бәлки килешәлмәгәннәрдер дә. Ләкин баланың ни гаебе дә, этнең ни гаебе булды икән?