+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 11:52

Бер күз бәясе - 400 мең сум?!

Стәрлетамак шәһәре прокуратурасы "Химремонт" предприятиесе слесарының күзсез калуы буенча кузгатылган эш буенча карар чыгарган. Гарипләнгән эшчегә 400 мең сум түләнергә тиеш.

Стәрлетамак шәһәре прокуратурасы "Химремонт" предприятиесе слесарының күзсез калуы буенча кузгатылган эш буенча карар чыгарган. Гарипләнгән эшчегә 400 мең сум түләнергә тиеш.
Былтыр "Химремонт" предприятиесе слесаре авыр җәрәхәт алган. Ул җиһазларны су белән чистарту эшләрен башкарган вакытта төзек булмаган сыгылмалы торбаүткәргечтән файдаланган. Тимер җайланма аның йөзенә бәрелеп, бер күзе авыр җәрәхәтләнгән. Мескен ир-егетнең бу күзе сукырайган. Хәзер ул инвалидлыкта. Тикшерүчеләр предприятиедә эш хәвефсезлеге тиешенчә оештырылмаган, слесарь үзе дә саклык күрсәтмәгән дигән нәтиҗә чыгарган. Инвалидка әйләнгән ир-егеткә "Химремонт" 400 мең сум акча түләячәк.
Читайте нас