Урып-җыю вакытында механизатор белән бәхетсезлек очрагы булган. Борай районының Ленин исемендәге хуҗалыгында 52 яшьлек тракторчы, сүндерелмәгән двигатель аркасында, аяксыз кала язган.
Дәүләт хезмәт инспекциясе хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре мал азыгы җыю комбайнында сенаж әзерләгән һәм, машинаның төзексезлеген күреп, кабинадан төшеп, аны урап чыккан, аккумулятор батареясы тартмасына менгән. Шул ук вакытта двигательне сүндермәгән. Ул җитешсезлекне тапкан һәм сикереп төшәргә уйлаган, әмма уң аягы каеш белән шкив арасына кысылган. Тавышка сенаж ташу машинасы шоферы йөгереп чыккан. Ул беренче ярдәм күрсәтә һәм ашыгыч ярдәм чакырта.
Инспекторлар предприятиедә хезмәтне саклау таләпләре бозылуын һәм эшчеләрнең авыр җәрәхәтләнүенә китерүен ачыклый. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе 250 мең сум күләмендә штрафка тартырылган, дип яза "Башинформ".