Берләренең тәннәре тишелгән, икенчеләре шартлатылган.
Моны Ырынбурның көчекләрнең мәетен тикшергән бәйсез эксперты ачыклаган.
Стәрлетамакта үсмерләр тарафыннан үтерелгән 11 көчек фаҗигасе бөтен илне тетрәндерде. Кансыз балаларга ләгънәт укучылар күп булды. Аннары бу хәлне тикшерүчеләрнең кайберләре көчекләрнең үз үлеме белән үлүен белдерде, балаларга басым ясаудан туктарга чакырды.
Республика Башлыгы да, бу хәл җентекле тикшерүне таләп итә, дигән иде.
Кемгә ышанырга? Үзебезнең экспертларгамы, бәйсезенәме?