+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 07:13

Күзләренә раковина юа торган сыекча салган

Бүген ул тулысынча сукыр.

Бүген ул тулысынча сукыр.
Чит илләрнең берсендә 30 яшьлек хатын үзе теләп сукырайган.
Хатын “үз гәүдәсен тулысынча кабул итә алмау” синдромыннан җәфалана. Кыз кечкенәдән сукыр булырга хыяллана. Бәләкәй чагында ул еш кына кояшка карап утыра, яисә сукыр булып кылана.
Әлеге авыруыннан нишләргә белмәгән кыз үскәч психиатрга да мөрәҗәгать итә, әмма ул аңа ярдәм итә алмый. Нәтиҗәдә, хатын күзләренә раковина юа торган махсус сыекча сала. Ул аны бик күп салганлыктан, сыекча хатынның битеннән агып төшеп, хәтта тиресен яндыра.
Бүген хатын тулысынча сукыр һәм үз тормышыннан бик канәгать. Ул киләчәктә үзе кебек авыруларга ярдәм итү теләге белән яна.
Читайте нас