46 яшьлек бер ир кинодагы күренешне кабатлаган һәм икетуган энесен үтергән.
Узган шимбәдә Кама Үзәнендә яшәүче 46 яшьлек ир 45 яшьлек туганы белән спиртлы эчемлекләр кулланган һәм кино караган.
Энесе абыйсының кинодагы кебек үтерә алмавын әйткән. Ә тегесе исә пычак алып, боевиктагы хәлне кабатларга булган – туганының эченә чәнечкән. Аннары йокларга яткан.
Йоклап торгач, абыйсы туганының үлгәнлеген күргән. Ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Ирне тоткарлаганнар. Аңа "Үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Ул тикшерү вакытында сак астында булачак.Бу хәл Татарстанда теркәлгән.