Стәрлетамак шәһәренең Левашовка бистәсендә булган һәлакәткә юл бүләлмәгән водитель гаепле.
"Лада-Гранта» автомобиле текә ярдан килеп төшкән. Аны күрүчеләр тиз арада коткару хезмәтенә хәбәр иткән.
Машина йөртүче һәм пассажир исән калган, хәтта бер заян да күрмәгән.
Асты өскә әйләнгән җиңел машинаны авария хезмәтенең махсус техникасы ярдәмендә тартып алганнар.
Такси хезмәтен башкаручы машинаның юлын башкасы бүлгән, шуңа ул ярдан очкан, ди белгечләр.
Башкаларның алдына төшеп җилдерергә яратучылар үзләрен дә шул ук хәлдә калулары ихтималын оныта. Юлларда бер-беребезгә ихтирамлы булсак иде!