+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 13:27

“Тургай” телевизион конкурсында җиңү - Борай егетендә!

“Туган тел” телеканалы ел саен “Тургай” телевизион конкурсы игълан итә. Анда республиканың барлык почмакларыннан яшь сәләтләр катнаша. Агымдагы елның конкурсына шушы көннәрдә йомгак ясалды һәм иң югары бүләккә – Гран-прига Борай районыннан Зиннур Исламов лаек булды.

Зиннур башкарган “Яшәгәндә бездә истәлек” җырының авторлары да - Борай талантлары. Җырның сүзләрен укытучы Мәсүфә Әюпова язган, көен Зиннурның музыка буенча остазы Илмира Әмирова иҗат иткән. Зиннурга 11 яшь. Ул - Борай район үзәгендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгендәге җыр ансамбле солисты.
- Зиннур бик максатчан, моңлы бала, - ди җиңүче хакында аның остазы Илмира ханым. - Кечкенә булуына карамастан, Уфа, Дүртөйле, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә үткән бихисап җыр бәйгеләрендә призлы урыннар яулап өлгерде. Ходай кушса, Борай данын бөтен дөньяга яңгыраткан зур җырчы чыгар аңардан!
Рәсемдә: Зиннур остазы Илмира Әмирова белән.
Читайте нас