Баланың фантазиясенә исең-акылың китәр.
Бүген Уфада мәктәп укучысына билгесез ир һөҗүм итүе һәм аның җинаять урыныннан качуы турында полиция бүлегенә хәбәр иткәннәр. Җинаятьче кызның авызын каплап, кеше йөрмәгән урынга өстерәп алып китүе турында сөйләгәннәр. Шуннан соң һөҗүм итүче баланы үзен генә калдырып, һәм аны көтәргә кушып, каядыр китеп барган. Кыз шул вакытта качып өлгергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысы белән полиция хезмәткәрләре һәм психологлар сөйләшкәннән соң, кызның бу хәлне уйлап чыгаруы беленә. Ул дәресләрдән соң, "продленка"га калмас өчен һөҗүм итүче турында уйлап чыгарган була.