+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 14:51

Алдынгыларга - автомобиль ачкычлары!

Бүген - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Көн дәвамында башкалада бәйрәм чаралары үтә. "Башкортостан" дәүләт концерт залында узган тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Бүген - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Көн дәвамында башкалада бәйрәм чаралары үтә. "Башкортостан" дәүләт концерт залында узган тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Ул, җыелучылар алдында чыгыш ясап, башкарган эшләргә байкау ясады, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
- Без 9 миллиард сумлык сигез проектны тәмамлыйбыз. Киләсе елга 23 миллиард сумлык 9 проектны башлау планлаштырыла. Шул исәптән Кушнаренко районында - "Башкирмолоко", Бәләбәй районында - "Северная Нива", Авыргазы районында "Уңыш" проектлары. Алар гына да савым сыерларын тагын 18 мең башка арттырачак. Агросәнәгать комплексында мондый инвестиция активлыгы мине бик сөендерә. Быел гына да "Инвестиция сәгате"ндә 85 миллиард сумлык 44 проект хупланды, — диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләре буенча, эшкәртү сәнәгатендә дә активлык арта. Чишмә һәм Балтач районнарында сөт заводлары эшли башлады. "Savencia" француз компаниясе Бәләбәйдә йомшак сырлар җитештерү буенча предприятие төзи. Мәләвез сөт-консерва комбинаты балалар өчен коры катнашмалар җитештерә башлаячак. Ит сәнәгатендә берничә эре проект бар. Тармакны техник һәм технологик модернизацияләү мөһим юнәлеш булып санала.
- Республика аграрийлары ел башыннан 6 миллиард сумлык яңа техника һәм җиһазлар сатып алган. Бу узган елда сатып алынганнан 2 миллиард сумга күбрәк. Быел бу максатларга республика бюджетыннан 815 миллион сум акча юнәлтелде. Күптән түгел өстәмә рәвештә 500 миллион сум бүлү турында карар кабул ителде. Икенче ел рәттән Башкортстанның илдә яңадан оешкан авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча лидер булып торуы куандыра, - диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров югары казанышлары өчен республиканың иң яхшы районнарын дипломнар белән бүләкләде, ә иң яхшы ун комбайнчы, механизатор һәм шофер аның кулыннан яңа "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары алды.
Тантаналы җыелыш башланыр алдыннан Радий Хәбиров эшкәртү предприятиеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси хуҗалыклар үз продукциясен тәкъдим иткән күргәзмәне карады.
Читайте нас