“Мәскәү - Татарстан күпере” яшьләр форумы 9 ноябрьдә узачак.
Олимпия чемпионы, танылган фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова “Мәскәү – Татарстан күпере” бишенче яшьләр форумы спикерларының берсе булачак. Бу хакта Русия Федерациясе Президенты каршында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпия чемпионы үзенең тормышы һәм фигуралы шууда уңышка ирешү юлы турында Мәскәү яшьләренә сөйләячәк.
— Фигуралы шуу — ул минем тормышым. Ничек кенә сәер тоелмасын, мин һәрчак шугалакта. Кич белән ятам һәм иртәгә тренировкада нәрсә эшләргә кирәклеген уйлыйм. Иртән торам һәм план төзим. Димәк, мин һәрвакыт күнегүләр, ярышлар турында уйлыйм. Олимпиада һәм дөнья чемпионаты — аларның иң истә калганнары, — дигән иде Алинә интервьюларының берсендә.