+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 13:06

Өч яшьлек бала ике сәгать буе автобуста берүзе җилдергән...

Ә кызчыкның картәнисе тукталышта басып калган.

Ә кызчыкның картәнисе тукталышта басып калган.
Автобус тукталышында картәнисе янында басып торган бала кинәт юкка чыга. Бу хәл Калининград шәһәрендә була. Өч яшьлек кыз автобуска утырып киткән. Өлкән яшьтәге кешенең берничә секундка игътибарын читкә юнәлтүе була, баладан җилләр исә.
Полиция хезмәткәрләре, "Хәвефсез шәһәр" видеосистемасы аша карап, баланың нинди автобуска утырып китүен ачыклый. Бәхеткә, сабый бер генә тукталышта да төшми. Хокук сакчылары кызны автобустан Калининград читендәге бер авыл тукталышында алган.
Ике сәгать вакыт эчендә бала, бөтен шәһәрне үтеп, Космодемьянская дигән авылга кадәр барып җиткән була.
Кечкенә балаларны күз уңыннан югалту бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Ярый әле бу очракта барысы да яхшы тәмамланган.
Читайте нас