+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 08:01

"Эвтаназия җаныма тынычлык бирә..."

Ике тапкыр Паралимпия чемпионы 40 яшендә үзе теләп дөньядан киткән.

Ике тапкыр Паралимпия чемпионы 40 яшендә үзе теләп дөньядан киткән.
Марике Вервот 2012 елгы Олимпиадада коляскаларда узышта — алтын, дүрт елдан соң көмеш һәм бронза яулый.
Бельгиядә эвтаназия рөхсәт ителгән. Марике Вервот буын чире миопатия белән чирләгән була. Дәвалауга бирешми торган бу чирдән Вервотның аяклары йөрми башлый, алар авырта һәм еш кына көзән җыера.
Эвтаназиягә рәсми рөхсәткә Марике 2008 елда ук кул куйган булган. Һәм шушы көннәрдә ул аны тормышка ашырган.
Эвтаназия белән килешеп, документка ни өчен кул куюы турында сорагач, ул: “Бу минем җаныма тынычлык бирә, көчем беткәч, мин шушы кәгазьләргә өмет итә алам”, - дип җаваплаган.
Читайте нас