+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 03:49

Келәштә яңа мәдәният йорты ачылды

Объектны төзүгә “Роснефть” компаниясе зур өлеш кертте

Объектны төзүгә “Роснефть” компаниясе зур өлеш кертте


Башкортстанның халык шагыйре

Мостай Кәримнең туган көнендә,

20 октябрьдә, Чишмә районының Келәш авылында “Роснефть” нефть компаниясе” җәмгыяте белән Башкортстан Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек турында килешү кысаларында төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды.

Проект 2018 елда район хакимияте һәм компания тарафыннан тәкъдим ителә. Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте белән килешенеп, социаль проектлар исемлегенә кертелә. Ул Башкортстанның халык шагыйре, Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга әзерлек чаралары кысаларында тормышка ашырыла.

Объект 2018 елда төзелә башлаган. Төзелешне финанслау “Башнефть” компаниясе ярдәмендә алып барыла. Проектның гомум бәясе – 85 миллион сум. Бүгенге көнгә төзелеш эшләре компания исәбеннән 65 миллион сумга якын финансланган. Муниципаль район хакимиятенең 5 миллион 684 мең сум финанславын исәпкә алып, эшләрне тәмамлау өчен 15 миллион 244 мең сум күләмендә өстәмә акча кирәк.

– Мостай Кәримнең 100 еллыгын үткәрү вакыйгасыннан компания читтә кала алмый. Эшләр “Башнефть” компаниясе белән хез­мәттәшлек турындагы килешү кысаларында тормышка ашырыла. Финанслау өчен объектлар Башкортстан дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып сайлана. Республика белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, без барлык мәсьәләләр буенча да хәл итү юлларын табабыз. Русиядә киң билгеле шәхес, бөек язучы Мостай Кәримнең исемен мәңгеләштерү, Келәш авылында заманча күпфункцияле үзәк төзү бурычын безнең компания үтәп чыкты дисәк тә була, – диде “Башнефть” җәмгыяте аппараты җитәкчесе урынбасары Вячеслав Кожевников.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы өч елда “Башнефть” белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге биргән 300гә якын мөһим социаль инфраструктура объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Алар арасында Күмертау шәһәрендәге Боз сарае, Тәтешле районындагы инвалидларны реабилитацияләү үзәге, Илеш районындагы дәваханә, балалар поликлиникасы бар. Ярмәкәй районындагы бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, “Уфимский сокол” спорт үзәге, Тимашево транспорт чишелеше, Күгәрчен районындагы һәм Нефтекама шәһәрендәге балалар бакчасы һәм башкалар.

Мәдәният йортын ачу тантанасына Мостай Кәримнең туганнары, авылдашлары, Үзбәкстан һәм Кыргызстан вәкилләре килгән иде. Мәдәни учреждениене ачу тантанасында халык шагыйренең оныгы Тимербулат Кәримов та катнашты.

Барлык төп вакыйгалар да авылның үзәк урамында – Мостай Кәрим урамында узды. Кунакларны “Илһам чишмәсе” — кырык ел элек казыган кое янында каршы алдылар. Аннан соң кунаклар Келәш авылы мәктәбенә юл тотты, ихатада исемле агач­лар – миләш һәм юкә үсентеләре утырттылар, ә укучылар ша­гыйрьнең әсәр­ләреннән өзекләр укыды. Мә­дәният йортын ачу тантанасы – бәйрәм­нең кульминациясе булды.

– Йөзьеллыкта барысы да башлана гына әле. Без барлык Башкортстан халкы белән республикабыз мә­дәниятенә, әдәбиятына һәм тарихына яңа бит ачабыз. Чөнки башкорт әдәбияты, сәнгате һәм музыкасы дөнья мирасында иң лаеклы урынга лаек, — диде шагыйрьнең оныгы, Мостай Кәрим фондын гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов. – Келәш авылы елдан-ел матурлана. Гомумән, Келәштә бик күп талантлы кешеләр туган, мәсәлән, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева, Мостай Кәрим, алар барысы да башкорт мәдәниятендә лаеклы урын алды.

Авыл халкы бу вакыйганы күптән көткән. Элек бу урында торган мәдәният йорты узган гасырның 60нчы елларында төзелгән. Башта аны ремонтларга планлаштырганнар. Әмма эшкә керешкәч, бинаны сүтәргә, ә урынында яңа бина төзергә кирәклеге ачыклана. Төзелеш эшләре ярты ел бара. Хәзер Келәш халкының һәм Чишмә районы кешеләренең яңа мәдәният йорты бар, аны Тимербулат Кәримов “сарай” дип атарга тәкъдим итте.

Тамашачылар залында – 150 урын, аның мәйданы – 900 квадрат метр. Бина кирпечтән төзелгән, заманча, матур керамогранит белән тышланган. Барлык бүлмәләр дә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Киенү-чишенү бүлмәләре, декорацияләр өчен бүлмәләр каралган. Киләчәктә яңа бинада китапханә һәм музей урнашачак.

Бүгенге көнгә төп төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау тәмамланган, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, тышкы инженерлык чел­тәрләрен монтажлау тәмамланып килә.

Якындагы территориядә махсус резервуар, 100әр литрлы җир асты янгынга каршы резервуарлар, чүп контейнерлары өчен мәйданчык җиһаз­ландырылган. Шулай ук, Бөек Ватан сугышы геройларына обелиск, балалар өчен уен, бию мәйданчыклары булдырылган.

Мәдәният йорты ачылуга ук яңа сәхнәгә “Рябинушка”, “Гөлнәзирә”, “Червона калина” ансамбльләре, танылган йолдызлар — Башкортстанның халык артисты Азамат Тимеров һәм Марат Шәрипов чыктылар, ә соңыннан Кызлар тавында якташлар очрашуы булды.
Лилия ГАЛИНА.
Читайте нас