Янгын сүндерү хезмәтенә, "Ашыгыч ярдәм"гә, полициягә гадәттән тыш хәлләр килеп туганда шалтыратырга кирәк икәнлеген биш яшьлек бала да белә. Тик менә, нишләптер, республикабызда яшәүче кайберәүләр бу хезмәт вәкилләрен тиктомалга борчырга ярата икән. Ялган чакыртулар өчен башкортстанлыларга ел башыннан 270 мең сумнан күбрәк штраф салынган.
Эше юклыктан телефонга тотынучылар, 02 номерына чыгып, бомба куелуы турында ялган хәбәр җиткергән, яки син дә мин йөреп яткан күршесенә "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Шуннан мәш килеп йөгерешүче табибларны, полиция хезмәткәрләрен һ.б. читтән күзәтеп көлеп торган.
Кемдер шул рәвешле ачуын кабарткан кешеләрдән үч алырга маташкан. Нәтиҗәдә, шушы елның узган айларында суд приставлары ялган хәбәр таратучылардан 270 мең сумнан артыграк штраф җыйган. Бер ялган хәбәрнең бәясе 1000-1500 сум икән.
Балигъ булганнарга гына түгел, бала-чагага да штраф салына. Бу очракта әти-әнисе түли инде! Кыен хәлгә калмас өчен улларыбыз-кызларыбызга кече яшьтән үк болай кылануның бик начар гамәл икәнен аңлату мөһим.
Син телефон аша шаярып утырганда кемдер "Ашыгыч ярдәм" көтеп ятарга, яки ут эчендә янып үләргә мөмкин. Шуларны онытмагыз!