+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 03:56

Кемнәр ”кызыл зона”да?

“Инцидент – менеджмент” системасының август-сентябрь йомгаклары игълан ителде

“Инцидент – менеджмент” системасының август-сентябрь йомгаклары игълан ителде


Көн саен “Инцидент” программасы бөтен республика буенча йөзләгән мөрәҗәгатьне терки. Халык зарланган проблемалар төрле. Әйтик, республика җитәкчесе үткәргән чираттагы “Мәгариф сәгате”ендә инде икенче ай мәктәпләрдә туклануга бәйле мөрәҗәгатьләр алда бара, дип билгеләп үтелде. Тәмсез ашаталар, ризык еш кына искергән була, дип зарлана әти-әниләр. Ә баллы азык-төлекне мәктәп укучылары рационыннан, гомумән, алуны сорыйлар.


Республика Башлыгы Хакимияте­нең социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская белдерүенчә, болар СанПин кысаларында “Роспотребнадзор” белен килештерелгән, бу — федераль таләп­ләр. “Сутларны менюдан төшереп калдырырга ниятләгән идек. Әйтик, аларны җиләк-җимеш компотлары белән алыштырып була. Әмма моның өчен федераль дәрәҗәгә чыгарга кирәк, бу шактый җитди эш. Шулай да бу юнәлештә аңлау бар. Бәлки, ниндидер үзгәреш булыр”, — диде ул.

Бу барлык шикаятьләрне дә бер­ничә сәгать эчендә хәл итеп булмавын тагын бер тапкыр дәлилли. Кайберләре җентекле тикшерүне таләп итә. Башкортстан инцидентлар саны буенча әйдәүче биш төбәк исәбенә керә. Бу Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләр белән беррәттән. Программа көн саен бөтен республика буенча йөзләгән мөрәҗәгатьне терки. Шул ук вакытта аларның саны арту — бу очракта минус түгел, ә сис­теманың чынлыкта эшләве күрсәткече.

“Инцидент-менеджмент” проек­ты­ның федераль кураторы Вадим Никишин:

— Республикада дәүләт белән җәмгыять арасындагы элемтә башка төбәкләргә караганда югарырак дәрәҗәдә төзелгәнлеге күренә. Ягъни элемтә тыгызрак, формаль булмаган­рак. Халык үз мөрәҗәгатьләренә җавап алуны нормаль күренеш дип саный, — дип билгели.

Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү дәрәҗә­се — белгечләрнең шәхси фикере түгел, ә намуссыз чиновникларны рейтинг ахырына җибәрә торган программа. Эшләнмәгән инцидент — “кызыл зона” дип аталган урында пәйда булу куркынычы. Мондый исемлек ай саен төзелә, иң күп балл җыючылар — алдынгылар сафында.

Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко эш нәтиҗәләрен социаль челтәрләрдә язарга карар иткән.

“Бүләк рәвешендә шикаять” дигән китапны укып чыгарга телим, әлегә вакыт җитмәде. Ләкин мотлак укыячакмын. Күпләр шикаятьне дәгъва буларак, кайберәүләр хәтта мыскыллау итеп кабул итә. Мин исә шикаятьләр — бу чыннан да бүләк, үсеш өчен

этәргеч дип исәплим. Безнең Иглин районында да алар җитәрлек.

Шушы көннәрдә инцидент-менедж­ментның август һәм сентябрь айларына рейтинглары билгеле булды. Без “яшел зона”да. Белүчеләр аңлар. Димәк, халыкның бөтен сорауларын, шикаятьләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртәбез. Инцидентлар ташкынын кабул итүче мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре, нәтиҗәләрне күргәч, шатлыкларыннан кочаклашты.

Август-сентябрьдә без 417 инцидент эшкәрткәнбез.

Алда — кыш, шуңа да тынычланырга вакыт юк”, — дип язган ул.

Сентябрьдә алты муниципалитет “яшел зона”да булган. Алар арасында Стәрлетамак, Сибай, Мәләвез һәм башкалар бар. Бу әлеге районнарда бөтен мәсьәләләр дә хәл ителгән дигәнне аңлатмый, ә халык белән властьның, кәгазь отчетлардан тыш, онлайн-режимда аралашырга өйрәнүе турында сөйли.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас