+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 06:50

Кеше үтергән һәм сигез ел качып йөргән

Ишембай шәһәре суды «кеше үтерү» мәддәсе буенча 36 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарган.

Ишембай шәһәре суды «кеше үтерү» мәддәсе буенча 36 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарган.
Ул 2011 елда җинаять кылган һәм сигез ел гадел хөкемнән качып йөргән.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына караганда, 2011 елның апрелендә элек хөкем ителгән җинаятьче танышлары белән мәҗлес оештырган. Бераздан аларга хатын-кыз кушылган. Аның аркасында дуслар арасында низаг килеп чыга да инде.
«Спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта табында утыручы хатын-кыз өчен низаг чыккан. Хөкем ителүче өстәл артында яткан пычакны алган һәм табын артындагы бер ирнең күкрәгенә ике тапкыр кадаган», — дип хәбәр иттеләр Ишембай районара прокуратурасында.
Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән, ә җинаятьче качкан. Ул ил буйлап сәяхәт иткән, сигез ел дәвамында качып йөргән.
Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен танымаган һәм, үз-үземне саклау максатында пычакка үрелдем, дип белдергән. Суд аны каты режимлы холык төзәтү колониясенә тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип яза "Башинформ".
Читайте нас