Бүген еллар буе фатир алуга чиратта торучы күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче әниләрне шушы сорау борчый.
Күптән түгел Софья Гыйззәтуллинаның аянычлы язмышы турында билгеле булды.
Инвалид баланың бик начар шартларда яшәвен белдек. Республика Башлыгы гаиләгә ярдәм итү турында фәрман биргәч, Гыйззәтуллиннарга Стәрлетамактан ике бүлмәле фатир бирелде, баланың Израильгә бушлай дәваланырга җибәреләчәге ачыкланды.
Күпләр кызчык өчен шатланды, әлбәттә. Ләкин бу хәлне аңламаучылар да бар. Республикада еллар буе фатир алырга чиратта торучы күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр Хөкүмәткә ачулы хатларын яудыра. Радий Хәбировның үзенә дә язалар.
Нинди документлар нигезендә Гыйззәтуллиннарга фатир бүләк ителде, дип аптырый алар. Кайберәүләр хәтта Тикшерү комитетына һәм Прокуратурага да язарга ниятли.