+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 12:10

Пассажирга ташланган водительне эштән куганнар

Шулай да башкаладагы 272нче автобус маршруты хуҗасы әлеге хәл килеп чыгуда пассажир кызны да гаепли. Ул, 20 сум урынына банк картасы белән 25 сум түләгәннән соң, водительдән 5 сумны кайтарып бирүен сорый. Анысы, урыныннан торып, кызга кул күтәрә.

- Водитель белән тиргәшеп, хәтта кул күтәргән пассажирларда да гаеп юк түгел, - ди Виктор Искалин. - Кем моңа түзсен?! Кызып киткәндер...
Ничек кенә булмасын, "кызу" водитель бүгеннән маршрутта эшләми.
Әмма мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән. Пассажир кыз водительгә карата полициягә гариза язган. Тагын шунысы да аңлашылмый: 272нче һәм кайбер башка маршрутларда юл хакы акчалата 20 сум, банк картасы буенча 25 сум булуы нигезлеме соң? Нигезле булган хәлдә, бу хакта пассажирлар белеп торырга тиештер.
Уфа урамнарында кайбер пассажир автобуслары һаман "техасча" җилдерә әле...
Читайте нас