Ачир – Төмән өлкәсе Тубыл районының сазлыклы җирендә урнашкан татар авылы. Авылда башта күпләп кыргый үрдәкләр, балыклар үлә. Аннары йорт хайваннары, этләр, мәчеләр кырыла башлый.
Инде берничә кеше дә вафат булган. Хәзерге көндә сигез кеше дәваханәдә ята. “Татар-информ” хәбәрчесе авылдагы кешеләр белән сөйләшкән.
Ачир авылында 400гә якын кеше яши. Ул, шул тирәдәге авыллар кебек үк, сазлыкта урнашкан. Ачирга моторлы көймә яисә вертолет белән генә кереп була.
Авыл халкы башта бу авыру очракларына артык игътибар бирми. Этләр, мәчеләр үлә башлагач та бернинди тикшеренүләр үткәрелми. Әлегә төгәл диагноз куелмаган, тик беренчел мәгълүматлар буенча, табиблар бу чирне "гафф" авыруы дип уйлый икән.
Гафф авыру (юкса авыруы, сартлан авыруы һ.б.) — ерткыч балыклар, кайбер агулы хайваннар һәм кошлар арасында кискен рәвештә килеп чыга торган авыру. Гафф авыруы - хәзерге көндә дә иң аз өйрәнелгән һәм иң сирәк очрый торган авыруларның берсе. Галимнәр фикеренчә, гафф авыруы суүсемнәрдән тарала. Алар организмнар өчен зарарлы токсиннар бүлеп чыгарырга сәләтле икән.
Агу чуртан, алабуга кебек ерткыч балыкларда җыелып бара, шулардан башка хайваннарга, кешегә йога. Гафф авыруының симптомнары 10-68 сәгать аралыгында күренә башлый. Агу кешенең организмы буенча тарала һәм мускул тукымаларын тарката башлый. Нәтиҗәдә, бөтен тән авырта, күңел болгана, тән температурасы да күтәрелергә мөмкин. Авыр дәрәҗәдәге агулану булса, 5 тәүлектән соң кеше үлеп тә китәргә мөмкин.
Бу - балыкны күп ашаганнан килеп чыккан интоксикация, дип тә әйтәләр, ди. Аннары бу чирне үрдәкләрдә була торган агу да китереп чыгарырга мөмкин, дигән булалар. Шул агу, зарарлы токсиннар җыелмасына әйләнеп, организмны хәлсезләндерә, тарката торган процессларны башлый, ди.
Милләттәшләребезнең тизрәк бу афәттән котылуын телибез.