+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 09:05

"Туса"

Кыйммәтле ресторанга ашка бардык. Күмәк халык дәшелгән. Зал искиткеч матур бизәлгән. Фотога төшү, балаларга уйнау, ял итү өчен аерым зоналар бар.

Кыйммәтле ресторанга ашка бардык. Күмәк халык дәшелгән. Зал искиткеч матур бизәлгән. Фотога төшү, балаларга уйнау, ял итү өчен аерым зоналар бар.
Иртәрәк килдек. Үзара таныш булмаганнар да шактый күп шикелле. Аерым-аерым сәгать сукканны көтәбез. Ватсапка кызым яза: "Барып җиттеңме? Өлгердеңме?" Аңа җаваплар тезәм. Күтәрелеп карасам, зур залда әлегәчә җыелып өлгергән бөтен кеше дә телефонына текәлгән. Бергәбез дә кебек, шул ук вакытта һәркем үз дөньясында. Форсат чыкканда матур итеп фотога төшеп алдык. Әлбәттә, бөтен фотолар Инстаграмга кереп урнашты.
Мәҗлес башланды. Котлаучылар сүз ала. Бәй, карасам, табыныбыз "В Контакте" челтәрендә онлайн-режимда күренә! Авызга кереп киттем дигән бәлеш шалт итеп тарелкага төшеп китте. Аллам сакласын, бөтен дөнья күрә бит бәлеш ашаганны!
Тиз генә табында утыручыларның социаль челтәрләрдәге битләренә кереп чыктым. Менә мин монда биеп йөрим. Ә менә котларга чыкканмын. Монда аягым гына күренеп калды. Монда тәки ашаганны эләктергәннәр, шайтан алгыры. Кайчан өлгерәләр соң моны куеп?
Фотолардан күрдем - бигрәкләр дә текә "туса"да йөрибез икән дә! Бөтен халыкның исе китә, комментарийлар язалар. Мактаучыларга шундук рәхмәтен дә язып калдырырга кирәк бит инде.
Табындагылар үзара сөйләшергә дә вакыт юк, язабыз да язабыз, бер-беребезнең фотоларын "лайкылдатабыз".
Кайттым. И, җәелеп сөйлим дигән идем табын турында, өйдәгеләр: "Кирәкми, барын да күрдек", - диделәр. Текәлеккә текә булды да ул "туса", нәрсәдер җитмәде кебек...
Читайте нас