+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 07:58

"Яман шеш" диагнозы куелса ни?

Хатын-кызның һәрвакыт матур буласы килә.

Хатын-кызның һәрвакыт матур буласы килә.
Уфада ямаш шешкә тарыган хатын-кызлар өчен “Үзгәреш” социаль акциясе үтте. Аларның һәркайсысы операция яисә химиотерапия кичергән.
Бу көнне гүзәл затлар көндәлек авыр процедуралары турында онытып торды. Уфаның 13нче дәваханәсенә аларны матурлау өчен визажистлар килде: чәчләренә прическа ясады һәм киңәшләр бирде, стилистлар килешле күлмәкләр кидерде. Теләүчеләр дөрес итеп сулыш алу йогасы буенча дәресләрдә катнашты.
Мондый акция 3нче дәваханәдә дә үтте. Проектта 50дән артык хатын-кыз катнашкан. Ирләре дә булган. Акцияне оештыручылар пациентлар белән шулай эшләүне мартта башлаган һәм аны тагын да күләмлерәк итәргә планлаштыра.
Читайте нас