Властьны ихтирам итмәгән өчен.
Новокузнецк шәһәрендә яшәүче Игорь Горланов балалар йортында үскән.
Закон буенча аңа, ятим буларак, дәүләт тарафыннан бушлай торак бирелергә тиеш.
Горланов, алты ел буена тиешле инстанцияләр буенча йөреп, фатир көтә-көтә гаҗиз булганнан соң, Русия Конституциясен ерткан. Шушы гамәле төшерелгән видеоны социаль челтәрдә урнаштырган.
Хәзер аңа "властьны ихтирам итмәгән өчен" 200 мең сум штраф яный. Бу хакта "newsru.com" хәбәр итә.