+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 октябрь 2019, 12:41

Ак икмәккә варенье якмагыз...

Аларның икесен бергә кушу организм өчен зур куркыныч тудыра икән.

Табиб эндокринолог-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Екатерина Иванникова белдерүенчә, кайбер ризыкларны бергә ашау организм өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Аның фикеренчә, какао белән сөтне, шулай ук, ак оннан пешкән икмәк белән кайнатманы бергә кушарга ярамый.
Табиб аңлатуынча, какао кальций үзләштерүне акрынайта һәм сөттән бернинди дә файда булмаячак. Бу ике продуктны бергә кушу, беренче чиратта, бөер, бәвел юлларында таш булган кешеләр өчен зарарлы. Шуңа да сөт урынына су куллану яхшырак булачак.
Диетолог сүзләренчә, ак икмәккә кайнатма яисә джем ягып ашау да бик хәвефле. Бодай оныннан пешкән ак икмәк углеводлы продукт булып тора. Кайнатма, джем үзе үк углеводлардан гына тора диярлек. Ә бу исә кандагы шикәр күләменең кискен сикерүенә китерергә мөмкин. Мондый ризыкны даими ашау шикәр диабеты үсешенә, симерүгә, ашказаны-эчәк тракты органнарының ялкынсынуына да сәбәпче булачак. Табиб ак икмәкне - бөртеклеләргә, ә джем, кайнатманы сыр кисәге белән алыштырырга киңәш итә.
Иванникова шулай ук тавык ите белән бавырны, пицца белән газлы эчемлекне бергә кулланырга киңәш итми. Аның сүзләренә караганда, мондый микс организм өчен бик зыянлы, алар бер-берсенә үзләшергә комачаулый.
Читайте нас