+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 октябрь 2019, 08:42

Ишембайда 10 яшьлек малайның гомере өзелде...

Бала юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган.

Бала юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган.
Кичә Ишембайда автомобиль тәгәрмәче астында 10 яшьлек баланың гомере өзелгән. Юл-транспорт фаҗигасе кичке тугызлар тирәсендә була. 34 яшьлек “Рено Логан” водителе сүзләренә караганда, бала кинәт җәяүлеләр өчен тиешле булмаган урыннан машина каршына йөгереп чыккан. Кызганычка каршы, малай шунда ук һәлак була. Юл полициясе хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр итә Республика автоинспекциясе хезмәткәрләре.
Алда укучылар түземсезләнеп көтеп алган каникуллар башлана. Статистик мәгълүматлар күрсәтүенчә, балалар катнашлыгында юл һәлакәтләренең күп очрагы каникуллар чорына туры килә. Аяныч хәлләргә китергән төп сәбәпләр - тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгу, юлларда уйнау, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементсыз йөрү, светофорга игътибар итмәү, транспорт чарасы алдына кинәт йөгереп чыгу. Шуңа да балаларга, кайда гына яшәүләренә карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен кат-кат искәртү кирәклеге көн кебек ачык.
Читайте нас