Мәскәү өлкәсендә Дүртөйле егетенең гәүдәсе табылган.
Әлегә үлемнең сәбәбе билгеле түгел.
Рөстәм тәүдә Дүртөйледә күңел ачу учреждениесендә эшләгән. Аннары Мәскәүгә китәргә карар иткән. Эш Мәскәү янындагы Подольскида табылган. Ул анда складта эшли башлаган.
Ә бер-ике көн элек Рөстәмнең әнисенә шалтыратып, улының гәүдәсен килеп алырга кушалар. Шәһәр халкы юлга акча җыйган. Әле ана юлда.
Рөстәм Дүртөйледә җирләнәчәк.