+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 октябрь 2019, 20:46

“Алтын курай” журналистларны җыйды

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Алтын курай” халыкара журналистлар бәйгесе үтте.

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Алтын курай” халыкара журналистлар бәйгесе үтте.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров исеменнән кунакларны, җиңүче журналистарны Башкортстан Башлыгының матбугат секретаре Фәнүр Ягафәров сәламләде. Радий Хәбиров “Алтын курай"га юллаган хатында республиканың бай мәдәнияты, аның күпмилләтле булуын, халык шагыйре, күренекле шәхес Мостай Кәримнең үз иҗаты белән туган җиренә мәңгелек һәйкәл куюын ассызыклый. Ул шулай ук "Алтын курай"да төрле номинацияләрдә җиңгән журналистарны ихлас тәбрикли.
— “Алтын курай” халыкара фестиваленең программасы чагу, бай. Җиңү яулаган барлык хезмәттәшләремне кайнар котлыйм, — диде тәбрикләү чыгышында Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев.
Конкурска Чехия, Канада, Кытай, Төркия, Әзербайҗаннан, Мәскәүдән, Татарстан, Дагыстан, Якутия, Хакасия, Мордовия республикаларыннан, Алтайдан, Красноярск краеннан, Свердловск, Брянск өлкәләреннән 100дән артык эш килгән иде.
Җиде номинациянең һәркайсында өч җиңүче билгеләнде, шулай ук «Телевидениедә иң яхшы эш» һәм «Интернетта иң яхшы эш» дигән ике махсус номинация булдырылды.
“Телевидениедагы яхшы эш" номинациясе җиңүчеләре арасында – Башкортстаннан Ләйлә Аралбаева ("Төрксой" журналы) да бар. Якташыбыз — "Җиремнән уңдым" номинациясендә - өченче урынга, икенчегә — Чехияда яшәүче Миләүшә Годбодь, беренче урынга Әзербайжаннан "Тунгус" әдәби журналы хезмәткәре Тарана Мамедова лаек булды.
Мәртәбәле бәйгедә җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз!
Читайте нас