+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2019, 16:11

Күзсез, танаусыз һәм авызсыз бала туган

Тәүбә! Моны ничек аңлаталар икән?

Тәүбә! Моны ничек аңлаталар икән?
Бу хәл Португалияда булган. Сабыйның танавы, күзләре һәм баш сөягенең өлеше юк. Табиблар фаразлаганча, бала берничә сәгать кенә яшәргә тиеш булган.
Әмма әти-әниләренең балага карата сизгер мөнәсәбәте аркасында ул исән калу гына түгел, шешәдән эчәргә дә өйрәнгән.
Сабыйның әти-әнисе сүзләренә караганда, бу хәлдә акушер гаепле, ул булачак ананың йөклелек чорын күзәтеп барган. Бер генә УЗИда да табиб патологияне күрмәгән. Медик әти-әнине бала бик сәламәт, дип ышандырган.
Медицина хезмәткәренә карата тикшерү эше алып барыла.
Читайте нас