Мәдәният, сәнгать мәсьәләләренә кагылышлы зур киңәшмәдә булдым. Анда күренекле әдипләр, театр, музей, китапханә белгечләре һәм хезмәткәрләре, министрлыклардан абруйлы шәхесләр, кыскасы, мәдәни элита җыелган иде.
Оештыручылар, башлыча, "исемлерәк" кунакларны озын итеп сузылган өстәлләр артына утыртырга уйлаган. Һәм һәркем үз урынын белсен өчен исем-фамилияләрен, биләгән вазыйфаларын кәгазь битенә язып, кәгазьләрне өчпочмаклап бөкләп, өстәлләргә тезеп чыкканнар.
Кәгазьләр шулкадәр күп, урындыкларга караганда да күбрәк. Кулга тотып карамыйча, кем кайда утырырга тиеш икәнлеген аңлап та булмый. Бу мәшәкатьтән уңайсызлык кичергән кунаклар өстәл артына түгел, стена буена тезелгән урындыкларга утыра башлады. Оештыручылар, аптырагач, кайда телисез, шунда утырыгыз, диде.
Минем каршыма туры килгән хатын да ярыйсы гына дәрәҗәле. Аның янында бер буш урын калды. Хатын залның икенче башында стена читендәге урындыкка утырган бер оешманың директорын күреп калды һәм аны үз янына утыртырга булды.
— Әйдәгез минем яныма! — дип кычкырып эндәште ул иргә.
Тегесе уңайлы итеп утырып өлгергән иде инде.
— Юк, рәхмәт, мин утырдым инде, — ди.
— Килегез, кил, урын буш бит!
— Рәхмәт, минем урыным да бик әйбәт.
— Юк! Юк! Юк! Сез кичекмәстән минем яныма утырырга тиеш!
Директор бу хәлдән ничек котылырга белми аптырап торганда өстәлдәге теге язулы кәгазьләрне исенә төшерде:
Хатын да беразга уйчанланды. Янындагы буш урындык тәңгәлендә торган өчпочмакны ялт итеп борып карады:
— Ә-ә-ә... Фәлән Фәләнович... Их, булмый икән шул, я килеп җитәр... Вазыйфасы вак хәреф белән язылган, кая, күзлекне киеп карыйм әле...
Хатын, күзлеген киеп, кәгазьне яңадан укып чыккан иде, йөзе балкып китте.
— Һии... Зур кеше дип торам! Китапханә директоры гына икән! Әйдәгез, урын буш, килегез, кил!
"Тискәре" директор һаман килми, тарткалаша. Тәмам өметен югалткан хатынның гаҗәпләнүе йөзенә чыкты.
— Нишләп килми икән?! Урын буш бит... Китапханә директоры гына, — дип кат-кат кабатлады ул.