Санкт-Петербургта 12 яшьлек үсмер игезәк туганы күз алдында әнисенә башта кайнар су сибә, аннары кайчы белән кискәләп үтерә. Хокук сакчылары вакыйга урынында фонарь, шампур һәм пинцет та тапкан.
Бу вакытта әтиләре дә өйдә була, ләкин ул "ләх" исереп йоклый. Бу хәлдән соң уянгач, ул әти-әнисенә шалтырата алган. Алары полиция чакырткан.
Гаилә имин булмаган, исәптә торган. Үсмерләрнең психикаларында проблема булуы да билгеле. Әле алар психолог кулына тапшырылган.