+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 06:43

9 яшьтә авырлыгы — 7 килограмм...

Баланы шушы хәлгә үз әти-әнисе җиткергән.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Карабаевлар гаиләсеннән 9 яшьлек кызны опека органнары тартып алган. Баланың шушы яшендә авырлыгы нибары 7 килограмм. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.
Гаиләдә ДЦП белән туган әлеге кызның барлыгын табиблар очраклы рәвештә генә белгән. Әнисе Марина Карабаева бишенче йөклелек вакытында дәваханәгә күзәтү өчен килгән һәм өйдә булган кызы турында, шулай ук йөклелек турында соң белүен һәм шуңа да бу баланы табарга туры килүен сөйләгән.
Бик начар шартларда яшәгән кызны башта - стационарга, ә аннары Казандагы хосписка озатканнар. Анда кызның авырлыгы 11 килограммга җиткән.
Мәгълүм булуынча, бу гаиләдә ир дә, хатын да рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Очын очка ялгап яшәүче гаиләнең өч баласы инде приютта. Хәзер опека органнары кызны да балалар интернат-йортына урнаштыру өчен документлар әзерли. Шәһәр хакимияте ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсен күтәргән. Әти-әниләре исә балаларны “итсез аш пешереп” булса да үзебез карый алабыз дип раслый.
Суд әлегә эш буенча ахыргы карарны чыгармаган.
Читайте нас