Күгәрчен районында яшәүче хатын вафат булган Бөек Ватан сугышы ветеранының хатыны белән судлашкан. Ул яугирне зиратта башка урынга күчереп җирләүне таләп иткән иде. Имеш, якында гына хатынның әти-әнисе җирләнгән һәм мәрхүм әнисе кызының да, бакыйлыкка күчкәч, үзе янында ятуын теләгән. Шулай ук, ул фронтовик гаиләсеннән мораль зыян өчен 100 мең сумлык компенсация түләүне таләп иткән.Суд бу теләккә каршы килгән һәм ветеранны бу урыннан күчермәячәкләрен белдергән.