Бер хатын иреннән көнләп тавыш чыгарган. Ләкин тегесенең һушы да китмәгән, йөрүен дәвам иткән.
Хатын бу хайваннан ничек үч алыйм микән дип озак баш ваткан. Һәм тәки юлын тапкан. Ире биш айлык балаларын үлеп ярата, димәк, шушы сабыйны имгәтергә кирәк!
Озак уйлап тормастан, ул баланың күзләрен чокыган.
Әле сабый дәваханәдә. Хатын кулга алынган. Ир һаман да үз юлы белән йөридер.
Ирле булуны бала гомереннән дә өстенрәк куя торган вакытлар җитте. Кая барып чыгарбыз?