Республикада муниципаль берәмлекләрнең “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны дәвам итә. Масштаблы проект республиканың 100 еллык юбилее елында гамәлгә ашырыла.
31 октябрьдә фестиваль эстафетасын Яңавыл районы кабул итәчәк. Презентациягә Яңавыл районыннан чыккан кешеләр, танылган якташлар, икътисадның барлык өлкәләрендә эшләүчеләр, галимнәр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, студентлар һәм мәктәп укучылары чакырыла.Башкорт дәүләт филармониясе фойесында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, монда ук районның тарихы һәм казанышлары белән танышырга мөмкин.
Тантаналы өлеш Яңавыл районы турындагы фильмны тәкъдим итү белән башланачак. Фестиваль дәртле биюләр, җырлар, профессиональ артистлар һәм үзешчән сәнгать коллективларында катнашучылар башкаруында музыкаль номерлар белән үрелеп барачак.
Аннары Башкортстан муниципаль берәмлекләренең “Башкортстан тарихы битләре” республика фестиваль-марафоны штандартын Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов Туймазы районы хакимияте вәкиленә тапшырачак.
Күргәзмәләр - 18 сәгатьтә, тантаналы өлеш, зур концерт 19 сәгатьтә башлана. Керү – ирекле.