76 яшьлек Валентина Борисовна Анастасияның бер яшьлек кызчыгын карый.
Авыр чир белән көрәшүче актриса күптән түгел нәни кызы хакында хәстәрлек күрүче әнисенә кыйммәтле бүләк ясаган. Өр-яңа "Toyota C-HR" иномаркасы 2 миллион сумга төшкән.Бер яшьлек Миланың нәнәсе Настяның кыйммәтле коттеджында еш күренә икән. Ә менә актрисаның ире – билгеле фигуралы шуу остасы Петр Чернышев көне-төне сөекле хатыны янында дәваханәдә, диләр.
Күпләр актрисаның авыруы ЭКО процедурасы сәбәпле килеп чыккан дип уйлый. Бәлки, Заворотнюк чынлап та бәби табарга тырышып карагандыр. Ләкин аны Мила дөньяга килгәнче неп-нечкә килеш күрүчеләр күп. Шуңа монда суррогат ана ярдәме булуына шикләнмиләр...