Егеткә табиблар да ярдәм итә алмаган.
Чит илләрнең берсендә яшәүче егет 13 ел дәвамында колак эчендә таш йөрткән.
9 яшьлек чагында малай уйнап колагына таш кертә. Тәүдә аны үзе алып карый, булдыра алмагач, әтисенә мөрәҗәгать итә. Берничә сәгать әтисе колакны чистарта һәм анда бернәрсәдә дә юклыгын әйтә.
14-16 яшендә ул гәүдәсен төз тотуда проблема кичерә башлый һәм еш кына баш авыртуыннан зарлана. Дәваханәдә табиб аны мәктәпкә йөрергә теләмәгәнлектән ялганлауда гаепли.
22 яшендә генә егет төрле косметик кулланмалар белән берничә сәгать тырышканнан соң колагыннан бу ташны ала.