+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 09:43

Бала тудырганнан соң тәрәзәдән сикергән

Баланың бер туганы да калмаган.

Баланың бер туганы да калмаган.
Бу җан тетрәндергеч вакыйга Томск өлкәсендә булган. Бер хатын бала тапканнан соң ике көн үткәч тәрәзәдән сикергән һәм шунда ук һәлак булган.
Хатынның ире дә, туганнары да юк. Әйтергә кирәк, бала исән-сау туган, әлеге вакытта аның сәламәтлеге яхшы, ул табиблар кулында.
Табиблар белдерүенчә, хатынның сәламәтлеге начар булган, бала тудырганнан соң каты авырган, шуңа да аңа бер ай буена дәваханәдә ятырга кушкан булганнар.
Хатынның дуслары белдерүенчә, бала тудырыр алдыннар аңардан бергә яшәгән сөяркәсе киткән. Бәлки, шуңа да ул әлеге гамәлне кылгандыр.
Әлеге вакытта бала тудыру йортында полиция хезмәткәрләре эшли.
Читайте нас