Тере мәченең тиресен салдырганнар. Янә Стәрлетамакта...
Кайбер кешеләрнең кансызлыгы акылга сыймый.
Күптән түгел генә Стәрлетамактагы бер ташландык бинада үтерелгән 11 көчек табылган иде, янә шул ук шәһәрдә мондый хәл кабатланды.
"Арбат" сәүдә-күңел ачу үзәге каршында тиресе салдырылган үле мәче табылды. Мәченең тиресе исән чагында салдырылган, ди урындагы халык.
Әлегә бу эшне кем башкарганы билгесез. Кем булса да, җәзасын табар кебек ул кеше...