Сигез хәрбине атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан, улын хезмәттәшләре җәберләгән булырга мөмкин, ди, җинаятькә нәрсә этәрергә мөмкин булуын ул күз алдына да китерә алмый.
Байкал аръягы төбәгендәге хәрби частьта 25 октябрь кичендә каравыл алышынганда сигез хәрбине атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов элек Төмән өлкәсенең Вагай район үзәгендә полициядә эшләгән. Капитан дәрәҗәсендә отставкага киткәч, янгын сүндерү бүлегендә 11 ел инспектор булып хезмәт иткән. Әле аңа 55 яшь, күптән түгел инсульт кичергән, инде беркайда да эшләми.
Ул өч баласын да – Риан, Динар һәм Рамилне – ялгызы үстергән. Рамилгә яшь ярым булганда әнисе гаиләдән киткән, эчә торган булган һәм соңыннан бөер циррозыннан вафат булган. Өлкән улы Риан хәзер гаиләсе белән Кырымда яши, ике бала үстерә. Уртанчы улы Динар авылда калган, әтисе кебек полициядә эшли. Әлегә шок хәленнән чак кына чыгып киләбез, дигән Сәлимҗан Шәмсетдинов "Азатлык"ка.
«Кырымнан өлкән улым кайтты, бергәләп нишләргә дип уйлыйбыз. Миндә шикәр авыруы, кан басымы югары, инсульт кичергән килеш Читага барып җитәрменме, юкмы – белмим. Әмма барырга кирәк, безгә бит берсе дә берни аңлатмады. Улым хезмәт иткән хәрби частьтан шалтыратмадылар да...» - дигән ул.
. — Рамил нинди бала булып үсте?
— Барлык өч балам да бер үк тәрбия алдылар. Алар әдәпле, ачык күңелле, белемлеләр. Яхшы малайлар. Гаиләдә акырышмыйбыз-талашмыйбыз, хәмер белән мавыкмыйбыз. Барысы да спорт белән шөгыльләнә.
— Бу фаҗига ни сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин?
— Рамилне бу адымга этәргән бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала, офицерларның вәзгыятьне контрольдә тотмавы, җитешсезлекләргә, кимсетү, кыерсытуларга күз йомуы. Улым бик түзем, аны кимсетсәләр, кыерсытсалар, ул түзеп тора, низагка керми иде. Аны ничек шулай сигез кешене атып үтерү хәленә җиткерә алулары башка сыярлык түгел. Анда нидер булган һәм шуннан соң ул аларны үтергән.
Улымның нервылары тимер кебек нык иде. Ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үсте, хәрби-спорт клубына йөрде, хәрби хезмәткә кечкенәдән әзерләнде. Балыкчылык техникумында укыганда грек-рим көрәше белән шөгыльләнде. Тубылда укыганда йөгерүдә шәһәрдә беренче иде. Аның бернинди сугышуда катнашканы булмады, беркемнән аның турында зарлану ишетмәдем. Балаларым бөтен мәктәп укучылары белән дус иде. Салкын тиюдән башка берни белән авырганы булмады...