Татарстан егете 10 елга иректән мәхрүм ителде.
Татарстанда 28 яшьлек егет 30 яшьлек кәләшен кыйнап үтергән.
Егет кыз белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда кәләше аңа хыянәт иткәне турында әйткән. Ачуыннан нишләргә дә белмәгән ир 99 тапкыр аңа йодрык һәм берничә тапкыр пылесосның тимер торбасы белән башына суга.
Егет кызны исән дип уйлап бәйли һәм караватка яткыра. Иртән генә аның үлгәнен аңлый ул. Тәүдә егет Уфага качарга уйлый, әмма бераздан намусына килеп, җинаять урынына килеп, полиция хезмәткәрләрен чакырта.
Егет 10 елга иректән мәхрүм ителде.