+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 18:10

Югалган ата белән балаларны су төбеннән эзлиләр

Ә хатыны аның психикасында тайпылышлар булуын белдерә.

Ә хатыны аның психикасында тайпылышлар булуын белдерә.
Уфада Караидел елгасында Эзләү-коткару отрядының берничә водолазы иртәдән бирле хәбәрсез югалган ата белән аның ике улын эзли.
Алар Инорс районында елга төбен айкаганнар, тик нәтиҗәсе юк. Урыны белән эзләүне көчле агым авырайта, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Гражданнарны саклау идарәсе матбугат хезмәтендә.
Эзләү чараларында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының өч водолазы да катнаша.
Ул арада эзләнүчеләрнең туганнары аларның исән булуына ышанмый. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, югалган ирнең әтисе инде улының үлгәнлегенә инанган. Ә хатыны ирнең психикасында тайпылышлар булуын белдерә. Ул хатынының аерылырга теләвен авыр кичергән. Өйдән чыгып киткәч тә шалтыратып сораган. "Аерылам" дигән хатын. Шуннан ир балалары бедән юкка чыккан.
Моннан тыш, ике бала әтисенең алдагы көнне шәһәр кибетләренең берсендә бау сатып алуы, аның балалары бу вакытта машинада булуы турында мәгълүмат пәйда булды. Соңрак машина Инорс бистәсендә табыла. Шуңа карамастан, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү дәвам итә, һәм әлегә алар белән ни булганын әйтергә иртә.
БР Тикшерү комитетында "ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас