Октябрьский шәһәрендә 51 яшьлек ир кулга алынды.
Үткән төндә ул 42 яшьлек хатынын көчләгән.
Полиция хезмәткәрләренә хатын үзе мөрәҗәгать иткән. Хатын әйтүенчә, ир ул төндә бик нык исерек булган һәм хатынны пычак белән куркыткан.
Ир кулга алынган. Якын киләчәктә аның язмышы хәл ителәчәк.