Хатынын үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерүдә гаепләнүче элекке полиция хезмәткәре Гакыйл Бәдретдинов эше судка тапшырылган.
Фаҗига 2018 елның 18 октябрендә Самара өлкәсенең Шентала авылында булган иде. 40 яшьлек Гөлназ Бәдретдинова үз-үзенә кул салды. Балигъ булмаган ике кыз әнисез калды.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, полиция хезмәткәре хатынын берничә ел дәвамында кыйнап торган. Туганнары сөйләвенчә, ир эчеп кайтып, кул күтәрә башлагач, хатыны балалары белән төнлә өеннән чыгып йөгерә торган булган. Ләкин Гөлназ тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итмәгән, чөнки ирен эшеннән куарлар дип курыккан.
Психиатрия экспертизасы нәтиҗәләренә караганда, "ире тарафыннан негатив мөнәсәбәт, җәнҗаллар, хыянәттә шикләнүләр, мыскыл итүләр һәм янаулар, физик агрессия Бәдретдинованың психикасына зыян салучы факторлар булган".
Полиция хезмәткәре үз гаебен танымый һәм фаҗигагә кайнатасының үз-үзен әдәпсез тотуы һәм хатынының психикага тәэсир итә торган дарулар эчүе китергән дип әйтә.
2010 елда Бәдретдинов исерек килеш машина йөрткәне өчен эчке эшләр идарәсеннән куылган булган. Аның кабат ничек эштә тергезелүе билгесез.
Җинаять эше нигезендә зыян күрүче дип хатынның әтисе танылган. Оныклары да аның белән яши.