+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 13:18

Ике кулсыз туган кыз бүген визажист булып эшли

Хатын өйдәге бөтен эшне дә үзе башкара: аш-суга оста, өйне һәрвакыт тәртиптә тота.

Хатын өйдәге бөтен эшне дә үзе башкара: аш-суга оста, өйне һәрвакыт тәртиптә тота.
Фотосурәттәге бу хатын Украинаның бер авылында яши. Ул тумыштан гарип. 80нче елларда баланың авыру булып туасын ачыклау авыр булган. Шуңа да аның әти-әнисе өченче балаларын да түземсезләнеп көткән. Ике кулсыз туган Вераның бер аягы икенчесеннән 20 сантиметрга кыскарак.
Табиблар сабыйны балалар йортына тапшырырга тәкъдим итсә дә, әти-әнисе аны үзләре тәрбияләргә була.
3 яшенә кадәр кызның акыл үсеше дә тоткарлана. 4 яшьтә ул инде үзенең иптәшләрен куып җитә. Ничек кенә авыр булмасын, Вера яшәргә өйрәнә, аяклары белән...
Бүген исә Вера - ике кыз әнисе. Моннан тыш, ул чигү чигәргә ярата. Әлбәттә, аяк бармаклары белән. Ул визажист һөнәрен үзләштергән. “Бизәнергә миңа гына килеп йөрүче клиентларым бик күп, шуңа чигүгә вакыт та калмый”, — ди ул.
Кызганычка каршы, Вера кызларын үзе генә тәрбияли. Ире белән аерылышырга гаризаны ул үзе язган. Иренең эчүеннән арыган булган. Яхшы кеше очраса, янә кияүгә чыгарга да теләге бар аның.
Читайте нас: