+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 06:36

Ике улы белән югалган ирнең хатыны аның психик авыру икәнен белгән

"Аларны водолазлар эзли, әмма үзләрен түгел, үле гәүдәләрен генә табарлар кебек", - ди ул.

табарлар кебек", - ди ул.
37 яшьлек ир 5 һәм 8 яшьлек уллары белән югалуга 3 көн узды. Шушы арада ирнең кибеттән бау сатып алуы, машинасын Максимовка авылы янындагы шифаханә парковкасында калдырып, биредәге елганы кичеп, җәйләрен үзләре су кереп, кызынырга яраткан утрауга юнәлгән булуы билгеле. Ике бала иярткән ирне күрүчеләр дә булган, шушы урында ике пар аяк эзе табылган. Кечесен күтәргәнме? Кая юнәлгән?
"Водолазлар аларны эзли, тик, мөгаен, мәетләрен генә табар... Иремнең психик тайпылышлары бар, ул моны эшли ала. Аерылышырга теләгән идем. Ул миңа бу эшне башкарыр алдыннан шалтыратты: "Без чыннан да аерылышырбызмы?" - дип сорады. Мин "әйе" дидем. Мин ул үземне үтерергә мөмкин дип уйлаган идем, ләкин аның балаларга тиячәге башыма да килмәде" - дигән ул.
Ирнең әтисе дә улын үлгән дип белдергән.
Ата белән ике баланың язмышын ике экстарсенс караган. Беренчесе алар өчесе дә үлгән ди, икенчесе, аталары исән түгел, әмма балаларны кемгәдер калдырып киткән, ди.
Бүген дә биредә эзтабарлар, водолазлар, кинологлар, тикшереүчеләр эшләячәк.
Сабыйларның гомерен сакла, зинһар, Ходам...
Читайте нас