+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 11:25

Пенсионер гыйшкы... 2 миллион сумга төшкән

"Картаямыни соң йөрәк" дип җырлана бит җырда да! Адәм баласы алтмышта да, җитмештә дә башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булырга мөмкин шул. Менә бер пенсионер ханым да социаль челтәрләрдә бик сөйкемле ир заты белән таныша. Аңа үлеп гашыйк була.

Аралаша торгач (әлбәттә, социаль челтәрләр аша) ханым кияүгә чыгарга җыена. Булачак кияү чит ил кешесе, әмма хатын янына Русиягә күчәргә дә ризалаша. Тик менә таможня үткәндә, проблема килеп чыкты, дип хәбәр итә ул үзен өзелеп көтүче хатынга. Акчасыз булмый ди. Инде үзен ирле булдым дип хис иткән ханым бернинди шикләнүсез ул әйткән исәпкә 2 миллион сумнан артык акча күчерә. Акчаны алгач, кияү суга төшкәндәй югала.
Моңа охшаш хәлләр турында еш ишетелеп тора. Булачак кәләшләр һәм кияүләр, кәкре каенга сөялеп каласыгыз килмәсә, ничек кенә гашыйк булсагыз да, уяулыгыгызны югалтмасагыз иде!
Читайте нас