Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Русиянең бер шәһәрендә кечкенә баланы дәваханәнең пешү бүлегенә китергәннәр. Сабый тәненең зур өлеше пешкән.
Табиблар белдерүенчә, бала берничә көн элек инде тән җәрәхәтләре алган булган. “Ашыгыч ярдәм” машинасын да социаль хезмәткәр чакырткан. Баланы дәваханәгә китергәндә, аның шәхси әйберләре дә булмаган. Ә баланың әнисе ни өчен табибларга мөрәҗәгать итмәве билгесез.
Әлеге хәл буенча тикшерү дәвам итә.