+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 07:55

Укучы Радий Хәбировтан ярдәм сорый

Бала укытучысы белән уртак тел табалмаган.

Бала укытучысы белән уртак тел табалмаган.
Уфа укучысы республика җитәкчесе Радий Хәбировка үзенең укытучысына зарланып язган. Үсмер үзен мыскыллаган педагог белән килеп чыккан конфликтны хәл итү өчен республика Башлыгына мөрәҗәгать итәргә булган. Бу хәлне Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова шәхсән үзе тикшергән.
“Укучы белән укытучы арасындагы конфликт чирекнең соңгы көнендә, каникуллар алдыннан булган, — дип хәбәр итә балалар омбудсмены. — Укучы укытучы тарафыннан мыскылланган һәм республика Башлыгына аның намусын һәм абруен яклау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бүген без бу конфликтны хәл итү өчен мәктәпкә бардык. Укучы, аның әнисе, укытучы, директор, психолог һәм социаль педагог белән шәхсән сөйләштек. Безнең очрашу медиация режимында узды — өлкәннәр һәм бала бу мәсьәләне хәл итү яклы иде. Укучының укуы, билгеләре, дәрес калдыруы, гомумән, тормышы һәм мөнәсәбәтләре турында сораштым. Әйе, бу очрак, күпмедер дәрәҗәдә, аның лидерлык сыйфатларының чагылышын күрсәтә, шуңа күрә без Дима белән үз ихтыярыбызны, үҗәтлекне, максатчанлыкны үстерү турында сөйләштек. Конфликт хәл ителде, әмма мин аны тулысынча хәл ителгәнче күзәтеп торачакмын”.
Читайте нас