Әнисен җәберләүче ирнең аягын бөтен көченә тешләгән сабыйны гаилә башлыгы таш идәнгә алып ташлаган.
Екатеринбургта яшәүче 2 яшьлек малай, әнисен яклап, дәваханәгә эләккән.
Малайның әнисен алар белән бергә яшәгән ир еш кына кыйнаган булган. Күптән түгел ир, янә исерек килеш өйгә кайтып, хатынга йодрыклар белән кечкенә малайның күз алдында ташланган. Моны аңлаган сабый ирнең аягын бик каты итеп тешни. Ир аягын селтәп җибәрә һәм бала таш идәнгә башы белән барып төшә.
Иргә карата җинаять эше кузгатылган.